Казанда яшь теннис осталары ярышты
Район яңалыклары

Казанда яшь теннис осталары ярышты

Бүген Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды.

Бүген Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышта Саба районы данын "Саба-Арена" спорт мәктәбе һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге укучылары яклады. 

Парлы разрядта кызлар арасында Динә Батыршина-Динә Хәбибуллина ("Яшьлек") дуэты көмеш, егетләр арасында Камил Вилданов ("Саба-Арена")-Ганиев Ансель (Баулы) дуэты бронза медаль яулады. 

Катнаш парлы разрядта Камил Вилданов-Зилә Хәбибрахманова дуэты өченче урынга лаек булдылар. Шәхси разрядта Зилә Хәбибрахманова көмеш медаль яулады. 

 


Нет комментариев