Кемдә яулык, кемдә сөлге - Саба гимназиясе коллективы Cабантуйга бүләк җыйды [фоторепортаж]
Район яңалыклары

Кемдә яулык, кемдә сөлге - Саба гимназиясе коллективы Cабантуйга бүләк җыйды [фоторепортаж]

Тиздән Сабантуйлар! Димәк, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - бирнә җыярга вакыт.

Бирнә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утыргып милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Бу йола Сабантуй чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора.

Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп үткән бүләкләребез бәрәкәтле булсын, ихлас күңелдән тапшырган бүләкләрегез Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен!


Нет комментариев