Халыкта элек 30 сентябрь “Ышаныч, өмет, мәхәббәт көне” дип йөртелгән. Шуңа аны дөрес үткәрүгә игътибар бүлгәннәр. Бу көннең сынамышлары бик кызык!
- Бүген дүрт кешенең бергә мунча керүе, чабынуы хупланмый икән, бу гаилә әгъзалары арасында зур тавыш чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
- Ә гүзәл затлар бүген туйганчы күз яшьләрен түксә, ел буе еламаска тиеш.
- Бүген туган кешеләр туган көнен өч көн бәйрәм итсен.
- 30 сентябрь — сихер-бозымнан котылу өчен яхшы көн, диләр. Бүген шулай ук хатын-кыз авыруларын дәвалау да нәтиҗәле булырга тиеш.
- Кияүгә чыкмаган кызларның бүген “бөек мәхәббәт” белән очрашу ихтималы бик зур! Шуңа бу көнне бикләнеп өйдә утырмасыннар.
Һәркемгә бүгенге көн уңышлар китерсен!


Нет комментариев