Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Килдебәк авылында гомер итүче Кабирова Фәягөл Йосып кызын олы юбилее белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Нияз Загидуллин котлады.

    Кабирова Фәягөл Йосып  кызы 1935 елның 16 апрелендә Килдебәк авылында  дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан  кайтмый, 1943 елда һәлак булган хәбәре генә килә. Бала вакыты  сугыш елларына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Фәягөл  апа Килдебәк 7 еллык мәктәбен  тәмамлаганнан соң хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Башта төрле эшләрдә, 1954 елдан дуңгыз, бозау  карауда, 1969 елдан 1985 елда кадәр, лаеклы ялга чыкканчы колхознын  ягулык салу  бүлеге мөдире вазифасын башкара. Эшен хәрвакыт яратып,төгәллек белән башкара, хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә. Фәягөл апа  сугыштан соңгы авыр елларны,Мәскәү шәһәре янында торф чыгаруда эшләвен ачынып искә ала.

  1958 елда  Килдебәк авылы егете Габделфәрт  белән гаилә коралар. Биш бала (4 малай, 1 кыз) үстерәләр. 1978 елда икенче дәрәҗә Ана медале белән бүләкләнгән. Фәягөл апага  ике улының үлеме ачысын татырга да туры килә. Бүгенге көндә 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Гомер иткән нигезендә кече улы Илхам, килене Чулпан тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев