Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Килдебәклеләр дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтте

Әлеге митингта Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты

  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Килдебәк авылы мәдәният йорты янында  тантаналы митинг үткәрелде.  

 Әлеге митингта Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. 

 Укучылар мәктәптән сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл янына кадар марш белән хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  

 Митингта «Сабагаз» идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхетдинов катнашты, авыл халкын бәйрәм белән котлады, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерде. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. 

 Митинг агач утырту белән тәмамланды. Шулай ук авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев