Килдебәктә «Муса Җәлил-иҗаты, каһарманлык үрнәге» дигән чара узды
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119ел тулды
15 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бөек татар шагыйре – Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил-иҗаты, каһарманлык үрнәге» исемле портрет-кичә үткәрделәр. Чарада Килдебәк урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты. Презентация ярдәмендә укучылар шагыйрьнең балачак еллары, кырыс фронт көннәре, концлагерьларда уздырылган авыр еллары белән таныштырдылар. Чара вакытында шагыйрьнең күп шигырьләре яңгырады: «Чишмә», «Эз», «Кызыл ромашка», «Ышанма» һ.б. Укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев