Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәктән биш бала анасы Алия Кәримуллина: «Һәр бала үз бәхете белән туа»

Агымдагы ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан узган атнада республиканың хөрмәткә лаек, күркәм гаиләләре Кремльдә узган Гаилә елын ачу тантанасында катнаштылар.

Мәртәбәле чарага Килдебәктән биш бала үстерүче Алия һәм Зөлфәт Кәримуллиннар гаиләсе чакырылып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәхетле әнине “Ана даны” медале белән бүләкләде.

Кәримуллиннар – авылның иң ишле гаиләсе дә әле. Үз тырышлыклары белән булдырган, иркен, заманча йортларында тугыз кеше яши.

“Гаилә корганда биш бала булыр дип уйламадым. Әмма тормыш иптәшем күп бала турында хыялланган. Ул үзе дә дүрт апага төпчек малай булып үскән. Аллаһ безгә күп балалы булу бәхете насыйп итте”, –ди Алия.

Ике басу Арташ кызы Алиянең Килдебәккә килен булып төш­кәненә дә 18 ел узган. Гаиләдәге өлкәннәр –бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгында тырыш хезмәттә уздырган Зөлхиҗә апа һәм Мин­не­мөхәммәт абый үз кызлары ке­бек кабул итәләр аны. Алия дә бик хөрмәтләп, кадерләп яши үзләрен. Ире Зөлфәтнең дә бик акыллы, яхшы әти-әни тәрбиясендә үскән чын ир-ат булуын зур горурлык белән әйтә. Гаилә башлыгы  үзмәшгуль булып теркәлеп, төзелеш өлкәсендә эшли. Алия фельдшер-акушерлык пункты мөдире, 600дән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Бүген гаиләдәге иң зур бала – Дамир –10нчы сыйныфта, Зәмирә –7дә, Данияр –3тә, Сәйдә 1 сыйныфта белем ала. Төпчекләре – 3 яшьлек Мәрьям “Кояшкай” балалар бакчасына йөри.  Һәр баланың үз мавыгуы һәм кызыксынуы бар. Барысы да яхшы укулары, тәртипле булулары белән әти-әнине, әби-бабайны сөендерәләр. Дамир баянда уйный,  Данияр һәм Сәйдә бадминтон белән шөгыльләнә. Зәмирә бию белән мавыга. Нәни Мәрьям дә абый-апаларыннан һич калышмый.

Берничә ел элек Зөлхиҗә һәм Миннемөхәммәт Кәримуллиннарга ”Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыру тантанасында катнашып, әлеге гаиләд әге үзара җылылык, буыннар бәйләнеше, өлкәннәргә хөрмәт, яшьләргә карата ихтирам хисләренә сокланган идек. Күп балалы өйдә үзгә бер ямь, нур балкыса, әби-бабайлы йортта икеләтә җылылык бөркелә. Кәримуллиннар да нәкь менә шундыйлардан.

“Өйдә бер генә бала булмаса да, өстәл түгәрәк түгел. Әби-бабайлы тормыш бик рәхәт. Алар булмаса, без биш баланы алып кайтмас та идек. Барасы җиребезгә бардык, йөрисенә йөрдек. Алар балаларны бик теләп карады. Хәзер дә кайтуыбызга кайнар эш әзерләп, барлык хуҗалык эшләрен карап торалар. Балаларны тәрбияләүдә дә аларның өлешләре зур”, –ди Алия.

Авылларыбызны да нәкъ менә Кә­­римуллиннар кебек күркәм гаи­лә­ләр бизи. Бәхет нигезе татулыкта, бер-береңне зурлап яшәүдә икән­ле­ген балалар да әби-бабай, әти- әни мисалында күреп үсәләр.

“Мин фельдшер буларак та, күп балалы әни буларак та һәр­вакыт яшь ханымнарны күбрәк бәби алып кайтырга өндим. Балалар берсен берсе карый. Безнекеләр: "Әни, тагын бәби алып кайтыгыз, Мәрьям үсте бит инде”, – диләр. Тормыш ип­­тәшем дә балаларны бик ярата. Ку­рыкмаска, алып кайта алганда тә­вәккәлләргә кирәк. Кайбер олы ке­шеләрнең дә ник яшь вакытта та­гын берне алып кайтмадым икән, дип уфтанганнарым еш ишетәм. Һәр бала үз бәхете белән туа”, –ди Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев