Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Килмәсә дә – шул ук җәза

Суд залыннан

   Агымдагы  елның 24  мартында 07.48 сәгатьтә районыбыз торак пунктларының берсендә яшәүче Падимов Шәмәрдән авылының Комаров  урамында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә «Renault SR» автомобилен йөртә. Аңа карата алкоголь исереклеге халәтенә тикшерү вәкаләтле вазифаи зат тарафыннан видеоязма кулланып һәм теркәлгән техник үлчәү чарасы  ярдәмендә үткәрелә. Шуның нәтиҗәсендә Падимовның сулышында 0,248 миллиграм/литр күләмендә абсолют этил спирты булуы ачыклана. Бу исә Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсенә искәрмәдә билгеләнгән мөмкин булган гомуми үлчәү  микъдарыннан (0,16 мг/л) артып китә. Болар барысы да кагыйдә бозучының шәхси имзасы белән расланган. Алкоголь исереклеге халәтенә тикшерү актында аның тикшерү нәтиҗәләре белән килешүе күрсәтелгән.  Җәмәгать судьясы гаепләнүченең эшен үзеннән башка карады, мәхкәмәгә килмәве процессуаль хокукларын гамәлгә ашырудан баш тарту дип бәяләнде.

  Максим Падимов КоАПның 12.8нче статьясы 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу кылуда гаепле дип танылды һәм  45000 сум күләмендә  штраф рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук бер ел 6 ай срокка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Район юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев