Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кояш балалары җылылык тарата

“Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йорты”нда «Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне”нә багышланган чара узды

   21-нче март көнне, Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көнендә, Югары Утар балалар йортында төрле дәресләр узды.

 Мондый синдромлы кешеләрне "Кояш балалары" дип атыйлар. Мондый кешеләр, кояш нурлары кебек, җирне үзләренең яратучанлыгы һәм ышанучан елмаюлары белән җылыталар.

Һәр төркемдә "Кояш балалары" темасына дөньяның бербөтен картинасын һәм аппликацияне формалаштыру буенча интеграцияләнгән дәрес үткәрелгән һәм стена газетасы булдырылган.

Тәрбияләнүчеләр уртак эш эшләүдән һәм эшләү процессыннан уңай эмоциональ җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев