Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коймак белән чәй эчтеләр, пылау белән сыйландылар

Пүкәл Нәүрүзбикәне каршылады

 Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан,  19 март көнне Пукәл авыл клубы мөдире Илнур Ибраһимов үзешчән сәнгать осталары һәм авылдашлары белән берлектә «Нәүрүз» милли бәйрәмен үткәрде. Традиция буенча, бу көнне кешеләр күңел ачалар, шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр ."Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын. Чара ахырында барысы да тәмләп чәй эчтеләр, коймак һәм пылау белән сыйландылар. Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев