Көн тәртибендә – мигрантлар мәсьәләсе
Узган атнада район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды.
Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре һәм авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары катнашкан эшлекле сөйләшүне район башлыгы, комиссия рәисе Рәис Миңнеханов алып барды. Иң элек район территориясендә миграциягә бәйле вәзгыять турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Булат Сабиров сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 1 апрельгә учетка барлыгы 225 чит ил гражданы куелган. Шуларның 32се – балалар. Күпчелек Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә, Татар Икшермәсендә яшиләр. Килүләренең төп максаты – хезмәткә урнашу. Күбесе “Саба”, “Симет”, “Туган як”, “Курсабаш”, “Спектр”, “ПМК” (Чулпыч) җәмгыятьләрендә, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшлиләр. 2026 елның 3 аенда миграция исәбеннән 20 (2025 елның шушы чорында – 16) чит ил гражданы төшерелгән.
Әлеге көн тәртибе буенча кабул ителгән карарда эчке эшләр бүлегенә законсыз миграция фактларын ачыклауга һәм контрольнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексын дәвам итәргә тәкъдим ителә. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләре белән аңлату эшләре алып барырга тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына законсыз мәшгульлеккә каршы профилактик чаралар оештырырга, мигрантларның хезмәтне легальләштерүенә һәм теркәлүенә аерым игътибар бирергә кирәк. Үтәү срогы – 2026 елның 13 мае.
Мәдәният бүлегенә милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән мәдәни-агарту чаралары үткәрү йөкләнә.
“Дини мохиттә профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында”гы көн тәртибенә күчкәч, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары, Алмаз Галимҗанов чыгыш ясады. Карар кабул ителеп, мәгариф идарәсе, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына дини эшлеклеләр катнашындагы барлык чараларны (конференцияләр, очрашулар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр) оештырганда, аларны алдан мөхтәсибәт белән килештерү зарурлыгы күрсәтелде. Мөхтәсиб имамына абруйлы вәгазьчеләрне җәлеп итеп, традицион булмаган ислам агымнарын тотучылар арасында профилактик эш оештырырга кирәк.
Милли террорчылыкка каршы комитет рәисенең «Мәгариф объектларына һөҗүм итү куркынычларын профилактикалау буенча кичектергесез чаралар турында»гы 2026 елның 5 февралендәге күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәләре хакында районы башлыгының коррупциягә каршы һәм террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов чыгыш ясады.
Чыгышны тыңлап һәм тикшереп, комиссия түбәндәге карарга килде: мәгариф идарәсе, эчке эшләр һәм ведомстводан тыш сак бүлекләре белән берлектә мәгариф оешмаларын тикшерүләр үткәрергә. Әлеге чаралар вакытында объектларның террорчылыкка каршы яклануындагы кимчелекләр, мәгариф учреждениеләре администрациясенең һәм хосусый сак оешмаларының мәктәпләр, балалар бакчалары территориясенә үткәрү режимын тәэмин итүгә җавапсыз мөнәсәбәт фактлары һәм башка җитешсезлекләр исәпкә алынырга тиеш.
Социаль челтәрләрдә деструктив берләшмәләрдә торучылар арасында профилактика чаралары үткәргәндә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге район башлыгы ярдәмчесе белән берлектә кибердружинаның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә, аның әгъзаларын укытуны оештырырга, башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсен кертергә тиеш.
Террорга каршы тору комиссиясе карарларын үтәмәүчеләргә Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.15 статьясы нигезендә административ штраф салу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев