17 март көнне Теләче районы Үзәк авылында "Татарстан Республикасының балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" Республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы булып узды. Анда Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасыннан педагог - психолог Гайнуллина З. Р. катнашты.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча, Зөлфия Рөстәм кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде һәм республика этабында катнашу мөмкинлегенә лаек булды. Котлыйбыз, алдагы конкурс сынауларында уңышлар телибез.
Мәгълүмат район сайтыннан алынды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Нет комментариев