Көрәш келәмнәре Миңгәрдә, грек Амфитеатрына тиңләнә
XV Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге .Финал очрашулары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Миңгәр авылында оештырылды.
2026 елның 25–28 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында әһәмиятле халыкара спорт вакыйгасы – көрәш буенча XV Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Юбилей чемпионаты милли спорт төре булган көрәшнең халыкара дәрәҗәдәге абруен тагын бер кат раслады.
Ярышларда дөньяның 32 иленнән 300дән артык спортчы катнашты. Чемпионатта ир-атлар арасында – 11, егетләр арасында 10 комплект медаль уйнатылды.
Ярышлар ике этапта үткәрелде. Сайлап алу бил алышлары Казан шәһәрендәге Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узса, финал очрашулары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Миңгәр авылында оештырылды. Бу исә заманча спорт традицияләрен Сабантуйның бай мирасы белән бәйләде. Нәкъ менә Миңгәр җирендә, тарихчылар фикеренчә, 1100 ел элек Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш барлыкка килгән.
Тантаналы чараларда Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Чуваш Республикасы спорт министры Василий Петров, – Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Акиро Муто, Республикасы Аксакаллар советы рәисе Өмөрбек Үмәтәлиев, Үзбәкстан Республикасы юстиция генералы, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясенең Азия уеннары кураторы Эркин Абзалов катнашты
Чемпионатның иң дулкынландыргыч мизгеле абсолют үлчәү авырлыгындагы финал булды. Анда Россия көрәшчесе Радик Салахов Грузиянең милли көрәш буенча чемпионы Уча Табатадзены җиңеп, абсолют дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
Абсолют чемпионга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чемпионатның төп бүләге – автомобиль ачкычы тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, спорт легендалары, Олимпия чемпионнары Давид Мусульбес, Шамил Хисаметдинов, Алексей Мишин, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Көрәш буенча XV Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге әлеге ярышларның халыкара спорт хезмәттәшлеген үстерүдә һәм халыклар арасында мәдәни диалогны ныгытудагы әһәмиятен тагын бер кат раслады. Чемпионат милли көрәшне дөнья спорт җәмәгатьчелегендә танытуга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертте.
Чыганак
https://vk.com/wall-31011585_13542
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев