Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КОТКАРУЧЫ ЕЛЕНА

Безнең Шәмәрдән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру“ программасы кысаларында төрле чараларда катнаша.

Укучылар үзләре дә безгә экскурсиягә килә һәм коткаручы һөнәре күпләрдә кызыксыну уята. Бу һөнәрне ир-егетләр генә түгел, кыю йөрәкле хатын-кызлар да сайлый. Әйтик, хезмәттәшебез Елена Сергина – Казан артындагы алты районга хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отрядында бердәнбер хатын-кыз коткаручы. Аның бу хезмәткә юлы отрядка фельдшер таләп ителүдән башлана. Казан медицина көллиятен тәмамлап, 2000 елда фельдшер белгечлеге алган, өч ел Олы Нырты ФАПында, 5 ел Шәмәрдән ит комбинаты медпунктында тәҗрибә туплаган Елена Сергина үзен сынап карарга уйлый. Инде фельдшер-коткаручы булып эшли башлавына да 10 ел вакыт узган.

– Эшебез фельдшерлык-акушерлык пунктындагыдан күпкә аерыла, отрядта алдагы минутта ни көтәсен, кайда, кемгә ярдәм кирәк булуын белмисең. Иң мөһиме, чакыруны кабул иткәннән соң хәвеф булган урынга чыгарга, “Скорый” килеп җиткәнче үк беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк,– ди Елена Андреевна. Хезмәттәшебез үзенең тәвәккәл белгеч булуын беренче эш көннәрендә үк раслады. Ул – отрядның иң квалификацияле коткаручыларыннан берсе, һөнәри әзерлеге ягыннан хезмәте таләпләренә җавап бирүче хезмәткәр. Вазифаларын яхшы белә, отрядның җәмәгать тормышында һәм мәгариф учреждениеләрендә профилактика чаралары үткәргәндә актив катнаша, үзенә тапшырылган җиһазларга сакчыл караш күрсәтә. Фельдшер... бу әле икенче класслы коткаручы ия булырга тиешле һөнәрләрнең берсе генә. Югары белемле Елена Сергина моннан тыш повар, “А”, “В”, ”С” категорияле автомобиль йөртүче, такелажчы, йөкләр күтәрү механизмнары белән эш итү, югарыда монтажлау белгечлекләренә дә ия. Хезмәт вазифалары буенча теләсә кайсы минутта бәлагә таручыларга ярдәмгә килергә әзер ул. 2015 елда Елена Бөтендөнья XXVII җәйге Универсиадада иминлек тәэмин итүдә актив катнашканы өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының “За заслуги” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Гомумән, ирләр белән беррәттән, яр­­­дәм көткәннәр янына ашы­­­гучы бу хатын-кызны хез­мәт­тәшләре ихлас хөр­­­мәт итә. Әмма эшендә аңа да таш­лама ясамыйлар. Бары хәвефле ча­кы­рулар азрак булсын иде дип теләргә генә кала.

Дамир Хәлиуллин,

отряд начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев