Күңелендә моң дәрьясы
“Гармунда уйнау сәләте нәселебездән килә», – ди Эзмә авылында яшәүче Фиргат Сәләхиев.
Туйлар бигрәк тә бала-чагага кызык. Анда юлга кәнфит чәчәләр. Ярыша-ярыша шуны җыясың. Без кечкенә чакта туйлар бик күңелле иде. Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла абыйның улы Ринатның Югары оч Ләлә апага өйләнгәне аеруча истә калган. Әллә туй вакытында, әллә соңрак урам буйлап атта җырлап төшкәннәрен томанлы гына хәтерлим. Бу нәкъ шулай булырга тиеш иде. Ягъни Ринат абый Ләлә апаны үзенә яр итәргә тиеш иде. Башкача түгел. Бүтәнчә була да алмый иде. Чөнки Ринат абый өздереп гармунда уйный, ә Ләлә апа үзенә генә хас тавыш белән җырлый. Тиң парларның кавышуы күкләрдә языла диләр. Әгәр ир кеше, кичләрен аштан соң, кәефләнеп кулына гармун алганда, хатыны кушылып җырламаса, нинди гаилә инде. Өйдә генә түгел, Сәлахиевлар авыл бәйрәмнәренең дә яме иде. Аларны беләләр, хәтта күрше-тирәдә үткәрелгән Сабантуйларында да мәйданга тартып чыгаралар. Ялындырырлыгың калмый. Мин Ринат абыйлар заманында Эзмәдә аның кебек популяр гармунчыны белмим. Хромкада үзе өчен генә уйнаучылар бар иде, анысы. Әйтерсең лә безне күкләрдә күзәтеп торалар һәм кемгәдер геннар буенча китәрлек итеп әлеге музыка коралында уйнау сәләте бирәләрдер кебек. Һич тә югы бер егеткә. Йә ике кешегә. Гармунчы эзләп күрше авылга йөри башласаң... Нәсел җебе генә өзелмәсен. Абдулла абый тормыш иптәше белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Һәркайсы җырга-моңга оста була. Өлкән уллары Рәшит Свердловск өлкәсендә яши, гармунда өздереп уйный. Сеңелләре Кәүсәрия дә матур тавышлы җырчы иде.
Бала әти-әнисендә ни күрсә, шуны тартып ала. Илдус белән Фиргать тә Ринат абый кулындагы гармунга үрелә. Ул үзе, телләренә кагылмасаң, тынын да чыгармый икән. Әмма кызыксынучан малайлар хикмәтле “уенчык”ка битараф каламы соң? Бармаклар үзеннән-үзе кирәкле төймәләргә баса. Чыга бит көй дигәнең. Чыга. Бигрәк тә Фиргать остарып китә. Әтисе ретро гармунчы булса, ул заманчарак көйләрне дә уйнарга өйрәнә. Яшьлеге чәчәк атканда туйларга аны чакыра башлыйлар. Юбилейлар алып бара. Мәдәни чараларга да V сыйныфта укыганда әнисе алып биргән баяны белән килә. Аның моңы пәрдә ачылганчы ук сәхнәдән залга күчеп, бар булмышыңны били. Табигатькә чыксаң, гармун тавышында кошлар сайраудан туктый. Ышанычын җуйганнарга өмет килә, арыганнарга көч керә, күңел иркәләнә.
“Гармунда уйнау сәләте нәселебездән килә. Ул – күбебезнең гомер юлдашы. Балачактан ук өлкәннәрнең гармун сузганын тыңлап үстек. Шуңа күрә ул гади уен коралы гына түгел, ә күңел халәте, хатирәләр һәм туган йорт җылысы белән бәйле. Моң, гореф-гадәтләрне саклап, буыннан-буынга тапшырылып барган”, – ди Фиргат Сәләхиев.
Чыннан да, әнисе Ләлә апа ягы да сәнгатькә гашыйк кешеләр. Әнисе Бикә апаның бертуганы Рифкать абыйның җырлавыннан башка авыл Сабантуе да, яңа ел кичәләре дә үтмәде. Нәселенең гармунда уйнау сәләте улы Илшат Билаловкка күчеп калды. Зөфәр абыйның (Бикә апаның энесе) олы улы Миңнемулла бирнә җыйганда кулына гармун алса, кечесе юстиция полковнигы Илфар Билалов үзешчән сәнгатькә тартылган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында гармун белән сәхнәгә һәрвакыт беренче чыгучылардан була, аны ТНВның ”Җырлыйк әле” тапшыруына да күп чакыралар. Ләлә апаның хәзерге вакытта Малмыжда яшәүче бертуган энесе Фәнис Сәмигуллин да кичке уеннарда яшьләрне биеткән егет. Безнең кебекләргә хромка төймәләре буйлап йөгереп үткән бармакларына карап сокланырга гына калды. Ул чорда, җырдагыча әйтсәк, тасмалардан ят моңнар агылмый, чөнки магнитофоннар юк иде әле.
Фиргать тә үзенең балачак елларын сагынып искә ала. Ул вакытта туганнар еш җыелган, һәр бәйрәм җыр-моң белән үткән. Кемдер гармун уйнаган, кемдер җырлаган. Әмма еллар үтә, өлкәннәр бакыйлыкка күчә, андый күңелле кичәләр дә сирәгәя.
Авылдашым тормыш иптәше Гөлсинә белән ике бала тәрбияләп үстерде. Ул да Чүриле картлар йортында эшләп пенсиягә чыканнан соң, мәдәният йортында оператор вазифаларын башкара, Фиргате баян белән сәхнәдә уйнап җырлаганда аңа кушыла, күңеленә ялкын өсти. Кызлары Фәнзилә дә сәнгатькә тартыла, матур җырлый. Ул гаиләсе белән Сабада яши. Кияүләре техникага оста кеше. “Улым исә Гөлсинәнең әтисенә охшаган. Бабай Сәрдә авылында данлыклы оста була. Ул шуның ягына тарткан. Тиз арада нидер уйлап табып, эшләп куярга сәләтле. Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Авылга кайту белән эшкә тотына һәм бик пөхтәләп башкарып чыга. Аның тормыш иптәше дә шундый. Флүзәнең кулыннан килмәгән эше юк. Җырга да сәләтле”, – ди Фиргать.
Ул төрле чараларда чыгыш ясый, үзе кебек моңга гашыйклар белән аралаша. Дуслары күп аның. Социаль челтәрдәге “Кыңгыраулы гармун” төркемендә генә дә 70ләп катнашучы бар. Очрашулар булса, республиканың төрле районнарыннан, Ульяннан да киләләр. Алар җыелган җирдә самимилектән, эчкерсезлектән, кочаклашып күрешүләрдән күңелне биләп алган рәхәт бер дулкын сине күкләргә күтәрә, гармун, тальян, баян аккордлары моң дәрьясы булып ага.
Ә өйдә! Әтисе Ринат агага инде 80 яшьтән артык булса да, улы аны һаман гармун алырга өнди. Әти белән бергәләп кушылып уйнау – үзе бер куаныч. Моң кешене яшәртә, көч кертә. Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми, аны бары шул мизгелләрне кичергән кешеләр генә аңлый ала. Узган ел бу йорттан мәңгелеккә китеп барган Ләлә апаны югалту сагышын да шул беразга булса да баса кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев