Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркыныч чир таралмасынга

Районыбыз территориясендә даими тикшерүләр алып барыла

“Россельхознадзор”ның республика идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре кыргый кабаннар арасында  дуңгызларның  африка чумасы таралуы куркынычы тууга  бәйле рә­вештә һәм шулай ук башка төбәкләрдән нык йогышлы кош грип­пы үтеп керүенә каршы профилактика чаралары күрү  макса­тында  ау хуҗалыгы территорияләрендә даими тикшерүләр алып бара. Ноябрь  аенда әлеге чара  гомуми мәйданы 3339,8 гектар тәш­кил иткән “Саба  урманчылыгы” аучылык хуҗалыгында үт­кә­рел­гән. Барысы 34 кабан тикшерелеп, анализлар тискәре нәтиҗә күр­сәткән. Рейд  вакытында аучылык территориясендә үлгән кабан дуңгызлары һәм кошлар очрамаган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев