Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Күрше» фестивале җәйге сезонны ача

Районыбызда «Күрше» фестивален тормышка ашыру чорында 2 проект җиңеп чыкты һәм 50гә якын чара үткәрелде.

    Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган, республика Рәисе тарафыннан хупланган проект яңадан якты вакыйгалар белән оештырыла. 

    Фестивальдә катнашуга гаризалар кабул итү  20 апрельдә башлана һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Юридик затлар өчен ярдәмнең максималь суммасы 500 мең сумга кадәр, физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

     Мөһим шарт: чаралар ачык һавада узарга һәм төрле көннәрдә кимендә өч вакыйганы үз эченә алырга тиеш. Моннан тыш, быел яңа юнәлеш - " Күрше. Мирас" юнәлешенә зур игътибар биреләчәк. 1 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучылар үзләренең озак вакытлы проектлары өстендә эшләячәкләр: арт-объектлар, фотокүргәзмәләр, тематик кичәләр, китаплар һәм башкалар.

    Ярдәм суммасы 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу җәйне һәркем өчен истә калырлык һәм якты итү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз! 

Чыганак: Саба муниципаль район сайты

Фото:Саба муниципаль район сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев