Кырбашта Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үттеләр
Авыл халкы һәм кунаклар геройларны искә алу һәм бу истәлекле көннең шатлыгын уртаклашу өчен җыелдылар.
10 майда Саба районының Кырбаш авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы һәм кунаклар геройларны искә алу һәм бу истәлекле көннең шатлыгын уртаклашу өчен җыелдылар.
Бәйрәм программасы бай һәм истә калырлык булды. Теләге булган һәркем өчен кыр кухнясында пешерелгән чын солдат боткасы — сый оештырылды, Бу һәркемгә сугыш чоры атмосферасын тоярга мөмкинлек бирде. Һәйкәлгә чәчәкләр салу алдыннан Совет халкының батырлыгын һәм ныклыгын искә төшереп, күңелне нечкәрткеч театраль чыгыш ясалды.
Җыелучыларга котлау сүзе белән Саба районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев мөрәҗәгать иттеләр. Алар тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар һәм актив катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерделәр.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу бәйрәмнең кульминациясе — җиңүчеләр буынына тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев