ЛАНДЫШ – УНИВЕРСИАДА   ЧЕМПИОНЫ
Район яңалыклары

ЛАНДЫШ – УНИВЕРСИАДА ЧЕМПИОНЫ

Ике басу Арташ авылы кызы Ландыш Фәләхова Красноярск шәһәрендә барган Универсиадада Россия хоккей җыелма командасында һөҗүмче булып уйнап алтын медаль иясе булды. Финалда россиялеләр Канада хоккейчыларын 2:0 исәбенә җиңделәр.

Сабаның  “Тимерхан”  командасында  уйнаган Ландыш VIII сыйныфтан соң Түбән Новгородтагы “СКИФ” хоккей командасына чакырылган. Читтән то­рып Н.Лобачевский исе­мендәге  универси­тетта белем  алучы  кыз­ның әти-әни­лә­рен бу  көннәрдә кот­лаучы­лар   күп булган. “Кызыбызның уңыш­ларына барыбыз да сөендек“, - ди Лан­дышның әтисе Илсур Фәләхов.

Фото: http://хкскиф.рф


Нет комментариев