Лазертаг ул сиңа кар йомарламы гына түгел
Мәктәптә укыган елларда без яраткан патриотик уеннарның берсе “Ажаган” булгандыр. Кыш көне төп ату коралы – йомарланган кар.
Мәктәптә укыган елларда без яраткан патриотик уеннарның берсе “Ажаган” булгандыр. Кыш көне төп ату коралы – йомарланган кар. Шул каршы як командасындагы уенчыга тисә, ул “үлгән” булып санала һәм туктап кала. “Яу кыры”на укытучылар күзәтчелек итә, беркем дә хәрәмләшә алмый.
Хәзер барысы да үзгәрде: пейнтбол һәм страйкбол уеннары барлыкка килде. Тагын да заманчарагы – лазертаг. Анысына инде, алда әйтелгәннәреннән аермалы буларак, пуля да, буяу да кирәкми. Ату коралы фантастик кинолардагы бластерны хәтерләтә. Ул куркынычсыз инфракызыл нурлар белән ата. Һәр уенчы сенсорлы жилет кия яки маңгайга бәйләвеч тага. Нур тисә, киемгә беркетелгән махсус датчиклар (сенсорлар) сигнал бирә һәм аның бластеры ата алмый башлый. Ул сафтан чыккан булып санала. Дөрес, виртуаль үлемгә дучар булган уенчыга үз базасына кайтып, ике тапкыр “яңадан туу”, махсус девайстан запас патроннар алу мөмкинлеге бирелә. Уен ике команданың берсендә барысы да “сафтан чыгып” беткәнче дәвам итә.
Хәзер мавыктыргыч әлеге хәрби-спорт уенын безнең районда да оештыру шарты тудырылды. Мондый мөмкинлек “Яшьлек” яшьләр үзәге грантка лазертаг җиһазлары отканнан соң барлыкка килде. Хәзер уен өчен аренаны теләсә кайсы мәктәп территориясендә тиз генә корып куярга була.
“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Яшьләр эшләре министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра. Ел саен яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә грантларга конкурс игълан ителә. Шул максаттан яшьләр үзәге дә министрлыкка заявка бирде һәм конкурста катнашып, "Иңне иңгә куып" проекты белән җиңүче булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрү өчен Россиядәге соңгы модель саналган бер миллион сумлык лазертаг комплексы отуга ирештек. Шулай итеп, укучыларга агач мылтык күтәреп түгел, ә чын мәгънәсендәге хәрби хәрәкәтләрдә үзеңне сынап карау өчен шартлар барлыкка килде. Бүген Икшермә кадет мәктәбе-интернаты базасында районда беренче тапкыр лазертаг уены үткәрелә. Барысы 7 команда катнаша”,– диде “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров.
Аренага чыгарга Саба урта мәктәбе, “Оникс” мәгариф үзәге, гимназия, Шәмәрдән лицее (ике команда), авыл мәктәпләренең җыелма командалары (X сыйныфлар) тупланды. Башта башлангыч хәрби әзерлек сынаулар үткәрелде. Турникта лицейдан Дилюс Мөхәммәтов 27 тапкыр күтәрелеп, җиңү яулады. Пневматик мылтыктан атканда иң яхшы нәтиҗәне кадет Илназ Сабиров күрсәтте. Ул 5 мөмкинлектән 3 очко туплады. Автоматны иң тиз арада (19,53 секунд) Икшермә мәктәбеннән Ранэль Галимуллин сүтеп җыйды.
Ә лазертагта укучылар зур энтузиазм белән уен атмосферасына күмелде. Ярыш команда рухын, стратегик фикерләүне һәм физик әзерлекне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлеккә әверелде. Кемнең ничө сугышчыны “сафтан чыгарганы”н компьютердан карап белеп була иде.
Тулырак «Саба таннары» газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев