«Легендар Пятигорск» спорт нардлары буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды
«Легендар Пятигорск» турнирына илебезнең 35 төбәгеннән 153 спортчы килгән иде
6 апрельдән 12 апрельгә кадәр узган «Легендар Пятигорск» спорт нардлары буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Безнең егетләр өчен бу ярыш быел Бөтенроссия турнирына икенче тапкыр чыгу булды, һәм без бу чыгышның Суздальдагыга караганда да уңышлырак булуына сөендек! – дип шатлыклары белән уртаклашты тренер Сиринә Мөхәммәтова.
Уртак копилкада безнең егетләрнең 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медале бар!
- Кәримуллина Сафия - алтын 🥇озын-көмеш🥈 озын-блиц.
- Кәримуллина Камилла-алтын Корот кыскаких
- Мөхәммәтова Сафия-бронза 🥉озын һәм көмеш 🥈 кыска блицларда.
- Камалдинов Айдар - озыннарда бронза ,кыскаларда көмеш.
- Галимуллин Данияр - көмеш озын блицларда.
Безнең команданың абсолют триумфаторы Фазылов Илназ (Лесхоз бистәсе) булды, ул озын һәм кыска нардлар буенча блицларда югары дәрәҗәдәге медальләр алды! Шулай ук кыска нардларда бронза яулады!
Гомумкоманда зачетында безнең команда лидерлыкны саклап кала һәм 11 медаль белән яңадан беренче урынны яулады! Икенче урынны Тверь һәм Красноярск егетләре бүлеште (9шәр медаль), өченче урында Новосибирск өлкәсе җыелма командасы (8 медаль)! Бер атна вакыт эчендә турнирда катнашып Саба районының нард мәктәбе командасы Россиядә иң көчле булуын исбатлады.
Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәрьяклап ярдәм иткәне һәм Саба районында спорт надрларын булдыруда һәм үстерүдә аерылгысыз катнашканы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Рафаэль Котдусович Кәримуллинга көндәлек ярдәм, шәхсән катнашу һәм киң колачлы ярдәм өчен! Айнур Илнур улы Галиуллинга гомуми гомумкоманда эшен алып барган өчен. Һәм, әлбәттә инде, безнең тренерга-Сирина Раил кызы Мөхәммәтовага, спортчыларыбызны тәрбияләүдә һәм үстерүдә зур хезмәте өчен!, – дип рәхмәт сүзләре белән уртаклаштылар спортчыларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев