Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр Казанның «Мәхәммәдия»  мәдрәсәсенә гошер сәдакасы илтеп тапшырдылар
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр Казанның «Мәхәммәдия» мәдрәсәсенә гошер сәдакасы илтеп тапшырдылар

Динебездә елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.

  Лесхоз бистәсендә гошер җыю быел да бик оешкан төстә оештырылган. Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафинның әйтүенә караганда,  гошер җыю өчен билгеләнгән йөк машинасына халык 3 көн буе яшелчәсен китергән. Барлыгы 2 тоннага якын гошер җыелган. Аны шушы көннәрдә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәенә илтеп тә тапшырганнар. Аллаһ кабул итсен!


Нет комментариев