Лесхоз бистәсендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-ат командалары арасында алкалы хоккей  турниры  узды
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-ат командалары арасында алкалы хоккей турниры узды

Киеренке матч нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын — «Мишә-4». 2 урын — «Игенче». 3 урын — «Вымпел».

28 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир булып узды.

Бозга биш команда чыкты:
«Ястребы-Шәмәрдән»;
«Мишә-4»;
«Вымпел»;
«Ястребы-Байлар Сабасы»;
«Игенче».

Киеренке матч нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын — «Мишә-4». 2 урын — «Игенче". 3 урын — «Вымпел".

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Бу турнир-ярыш кына түгел, ә якташыбызның батырлыгына хөрмәт билгесе һәм җәмгыятебезнең бердәмлеге символы.


Нет комментариев