Лесхоз мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
Изге чараны бу юлы балалар өчен оештырдылар.
Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең тормыш юлын бәян итте, Аллаһы Тәгалә юлында куйган хезмәте, күркәм холкы, кешеләр белән мөнәсәбәте турында сөйләде. Аннары балалар өчен викторина үткәрелде. Чарада Коръән укып, балалар күмәкләшеп дога кылдылар. Һәркем биредән күчтәнәч пакеты белән кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев