Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда Яңа ел балкышы

Узган шимбәдә урманчылар бистәсендә йөзъяшәр урман патшабикәсе – чыршы утлары кабынды.

Лесхозлылар бәйрәмгә быел да зурдан кубып әзерләнгәннәр иде. Көннең яңгырлы  булуы ясаган сыннар һәм Яңа ел  бизәкләренең җетелеген бераз киметсә дә, бәйрәм рухын бу гына  сүндерә алмады. Лесхоз мәдәният йорты мөдире  Гөлназ Зыятдинова кү­ңелләргә тылсым өстәүче  бәйрәм – Яңа ел алды сәгатьләре белән котлады. Үзәк мәйдан буйлап «Яңа елда тыныч, мул тормышка, аяк бассак идек, я, Раббым. Кил яңа ел, игелегең белән, явызлыкны беркем яратмый» дигән теләкләр яңгырады. Кыш бабай белән Кар Кызы да мулдан килеп, балаларны тәмле конфетлар белән сыйладылар. Узып баручы  Юлбарыс елы  2023нче - Куян елына үз хакимлеген тапшырырга теләмичә, тәхеттә калдыруларын сораса да, аңа ел алмашында тәртип булырга тиешлегенә төшендерделәр.  Юлбарыс килеш­ми­­чә булдыра алмады.   Куян исә  һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, имин көн­нәр, матур мөнәсәбәтләр алып килергә ышандырды.  Күкләрне аяз, дөньяларны  тыныч итәргә вәгъдә бир­де. Тамаша күңелле уеннар белән дәвам итте. Лесхозлылар һәм бистә кунаклары казанда пешкән  кайнар аштан,  самавыр чәеннән авыз итте.

Чыршыда утлар балкыгач, мәйдан тагын да сихри төс алды,   киләсе Куян елы да һәркемгә  шатлык-куанычлар гына  алып  килсен – бу һәркемнең иң зур теләге.

Бәйрәмнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев