Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда Рамазан гаете көнне балалар өчен бәйрәм оештырылды

Мәчет каршында узган чарада 80ләп бала катнашты

 Рамазан бәйрәме Лесхозда   гает намазы белән башланып китте. Бәйрәм намазын мәчеттә имам Әхмәд хәзрәт алып барды. Көннең икенче яртысы яшь буынга багышланды- балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелде. Җомга намазыннан соң балалар  төрле спорт уеннарында күңел ачты, викториналарда дини белемнәрен, Коръән сүрәләре укуда сәләтләрен күрсәттеләр. Оештыручылар бүләкләрне дә мулдан әзерләгән иде. Бәйрәм майлы коймак, "картошка фри" белән сыйланып  тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев