Лесхозда «Шоколад шоу» узды
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре елның иң тәмле һәм татлы- Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды
Гадәти булмаган бәйрәмне 1995 елда беренче тапкыр билгеләп үткән французлар уйлап тапкан. Бөтендөнья шоколад көненең популярлыгы елдан-ел арта бара: аны күп илләрдә, шулай ук Россиядә билгеләп үтәләр. Шуннан бирле төрле илләр бу көнне бәйрәм итү өчен мастер-класслар, дегустацияләр, фестивальләр һәм күргәзмәләр оештыра.
15 июльдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья Шоколад көненә багышланган «Шоколад – шоу» бәйрәме үткәрделәр. Балалар шоколадның «тормышыннан» кызыклы фактлар: аның килеп чыгышы, шоколадның бөтен дөнья буйлап сәяхәт итү тарихы белән таныштылар. Шулай ук презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм уеннарда катнаштылар. Чара азагында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев