Мамалай авылында гомер итүче Сәвия Заһидуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән олуг юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Загидуллина Сәвия Кадир кызы 1931нче елның 15 апрелендә Мамалай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Сугыш вакытында яшьтәшләре белән басуга көлтә бәйләргә, кар суы тотарга, чүп утарга йөриләр. Читтә тимер юлларда эшләп кайтырга да насыйп була Сәвия апага.
1968 нче елда Мамалай авылы егете Мансур абый белән гаилә коралар, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.
Сәвия апа калган гомерен колхозда төрле эштә: бәрәңгесен, чөгендерен эшкәртеп, кирәк чакта фермасына барып эшли.
Тыл ветераны, Җинүнең 30, 40,50,55,60,65,70,75,80 медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге көндә Мамалай авылында олы кызы тәрбиясендә тыныч, мул тормышта гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев