Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Матур эш башкарган кешеләр матур бинада эшләргә тиеш»

Сабада җирле радио 1938 елда оеша. Чыбыклы радионы беренче булып Гыйлаҗ Зыятдинов ясый. Сабаны икегә бүлеп үтә торган Сабинка елгасында авыл малайлары зур тәгәрмәч әйләндереп электр тогы ясыйлар. Гыйлаҗ шуның белән почтадан хастаханәгә кадәр тавыш көчәйткеч куя. Ул үзе сакаурак кеше була. Халыкка һәр кич бер үк сүзне кабатлый: «Тыннагыз, тулкынның озынлыгы моннан алып, бүлнискә кадәр». Шул рәвешле ул 20 ел радиода сөйли. 1938 елда чыбыклы радио буларак башланган Саба радиосы бүгенге эфир киңлекләренә кадәр юл узып, тәүлек дәвамында сөйләүче радиога әверелде.

«Саба дулкыннары» телерадио­компаниясенең ремонттан соң ачылыш  тантанасына  «Татмедиа», «Таттелеком» акцио­нерлык җәмгыятьләре, районыбыз җитәкчеләре, «Татмедиа» җәмгыяте  филиаллары телерадио хезмәткәрләре җыйналды.

Телекомпаниядә ремонт эшлә­рен җаваплылыгы чикләнгән «Ремонтстройсервис» оешмасы һәм «Кристалл» җәмгыяте башкарган. Оешма җитәкчесе Ришат Сөнгатов  әлеге бинаның озак хезмәт итүен һәм гел яхшы хәбәрләр генә җиткерүләрен теләп, ачкычны «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәковага тапшырды.

«2000 елда «Таттелеком» бинасында буш мәйдан барлыкка килеп, биредә телерадиокомпания үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде.  Иң элек радио эфирга чыкты. Беренчеләрдән булып цифрлы телевидение бездә барлыкка килде. Эшчәнлек елдан-ел киңәеп,  уңышлы дәвам ителә.  Бу бик зур эш.  Мәктәп укучылары белән дә матур тапшырулар  алып барасыз.  Ә  заманча җиһазлардан башка яхшы тапшырулар оештыруны күз алдына да китереп булмый. Алга таба да матур итеп эшләргә язсын», – диде муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов. Саба районара электр элемтәсе узелының «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе урнашкан бүлеген капиталь ремонтлауда  ярдәм иткәннәре өчен «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Нуретдинов  исеменә  язылган   Рәхмәт хатын  җәмгыять директоры урынбасары  Сергей Белобородовка тапшырды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев үз чыгышында  массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә сыйфатлы шартлар тудырган өчен район башлыгына зур рәхмәтен белдерде,  коллективка нәтиҗәле эшләр теләде.

«Татар җирендә, татар районында, татар телендә эшләүче телерадиокомпаниябез бинасын ачу тантанасында катнашу – бу зур шатлык.  Без чын мәгънәсендә республика, район җитәкчелегенең игътибарын тоеп яшибез. Ә Сабадагы җирле филиал- бик җанлы, халыкчан компания. Саба радиосын Татарстанның 6-7 районы, күрше Киров өлкәсе дә тыңлый. Шушы зур аудиторияне телне саклауга, мәдәнияткә тартуда зур эш алып барасыз», –дип «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте  генераль директоры Шамил Садыйков  «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе эшчәнлегенә югары бәя бирде.  «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» җәмгыяте генераль директоры, ТР Журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов матур эш башкарган кешеләр матур бинада  эшләргә тиешлеген куәтләде.  

«Саба дулкыннары» телекомпаниясе хезмәткәрләре район башлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директорының   Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнделәр. 

Тантаналы өлештән соң  кунак­лар   барлык уңайлылыклары булдырылган бина, заманча җиһаз­ланган эш бүлмәләре,  иркен, зур студия белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар. Сөйләшү «Сабантуй»  күңел ачу комплексында дәвам итте.  Иҗадый мохитнең яңаруы  хезмәттәшләребезне  яңа идеяләр  белән баетсын,   яңадан-яңа  тапшырулар булдыруга этәргеч булсын, дип теләргә кала.

Фоторепортажны моннан карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев