Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә аларның роле бәһасыз

Сабада Татарстан Республикасы ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы Советының республика күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

 Сабада Татарстан Республикасы ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы Советының республика күчмә семинар-киңәшмәсе узды. Башта 100дән  артык кешене  өч  маршрутка бүлеп районның истәлекле урыннарына алып бардылар. “Барысы да  ошады. Саба Саба инде  ул. Ныклы хуҗа бар, димәк, тәртип тә бар. Халкы да яхшы күңелле. Барыбызда да уңай тәэсирләр генә”,–  диде Әлки районыннан   килгән  Солтан Хәсәнов алган тәэсирләре белән уртаклашып.

   Семинар “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга  һәм  аларның гаилә әгъзаларына социаль-гуманитар   ярдәм күрсәтүдә башлангыч ветеран оешмаларының роле” темасына багышланган  иде. Бу хакта  “Ильвина” ресторанында сөйләштеләр. Республика  ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый  оешмасы рәисе  Хәбир Иштирәков  чыгышында  әйтелгәнчә, Бөек Ватан  сугышының 1942-1944 елларында бөтенхалык  фондына Татарстан  халкы керткән 262 миллион  сум акчага танк колоннасы, самолетлар, бронекатерлар, бронепоездлар төзелгән. Фронтка дистәләрчә меңләгән тун, итек, телогрейка һәм башка кием-салым җибәрелгән.

 “Хәзер без сезнең белән шушы  вахтаны дәвам итәбез. Күпне күргән  ветераннар махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып изге  эшкә  алындылар. Ике  йөз  меңгә  якын  көмеш  волонтерлар-активистлар  фронтка җылы аяк-өс  киемнәре бәйли, челтәр үрә,  шәмнәр  ясый, мендәр, юрган  тегә, солдат  ашлары  әзерли, буржуйкалар, күчмә мунчалар җибәрә. Гуманитар ярдәм   күрсәтүдә 1258 төркемгә берләшеп 44778дән  артык  пенсионер  катнаша. Ветераннар  активы   көче белән  улы  яки ире  СВОда булган 10270 гаиләгә  ярдәм   күрсәтелә.

Украинаның хәрби  көчләре Курск өлкәсе территориясенә үтеп кергәч тә, без  сезнең белән андагы  халыкка булышлык күрсәтү турында карар  кабул иттек. Махсус  счет  ачылып,  кыска  вакытта ветераннардан 4  миллион  сум акча  җыйналды. Курскига 60 тонна туклану продуктлары  җибәрелде. Болар барысы да  район һәм шәһәр  ветераннар  советлары җитәкчелегендә башлангыч оешмаларның җайга  салынган  эшчәнлеге нәтиҗәсе. Моны бүген Саба районында да җирле үзидарәләр белән  ветераннар бергәлеге мисалында  ачык   күрдек. Бу  эшкә көннән-көн күбрәк балалар һәм оныклар тартыла. Мин яхшы тәрбияләнгән, әхлакый  яктан тотрыклы, милли кыйммәтләрнең кадерен белгән кеше генә үз иленең  патриоты була дигән хакыйкатьне гел  кабатлыйм. Кызганыч, соңгы 30  елда мәгариф  һәм тәрбия  бирү  системасы әлеге традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен җимерүгә юнәлдерелгән булып  чыкты”,– дип  сөйләде Хәбир Иштирәков.

   Сабада  хәрби операциядәгеләргә  һәм  аларның гаиләләренә булышлык чаралары белән ветераннар оешмасы рәисе Альфред  Габдерахманов таныштырды. Гуманитар  ярдәм күрсәтүгә 600дән  артык  волонтер тартылган,  эшчәнлекләре 8 штаб аша җайга  салына. Өлкәннәр Сабадагы һәм  авылларда  махсус  урыннар булдырып (нигездә клублар), 130 мең порция коры аш әзерләнгән, 5 тонна ит, 20 тонна яшелчә киптерелгән. Халык 50 бәрән, 3 сыер, 400  чиләк маринадланган ит, 3 мең банка консерв, 250 колбаса тапшырган. Фронтка 7 “УАЗ-6”, 6 “Нива” автомобиле, тәгәрмәчле мунча, генераторлар, тепловизорлар,  квадрокоптерлары һәм башка приборлар  җибәрелгән. Моннан тыш Донецкида 78  ятим бала  кайгыртуга алынган. Аларга 6 тапкыр  ярдәм  җибәрелгән. “Районда 2022 елның октябреннән әтиләре СВОдагы балалар бакчага, мәдәният,  спорт объектларына бушка йөри, мәктәпләрдә түләүсез  туклана. Хәрбиләргә кредит каникуллары, транспорт  салымыннан  азат итү каралган, ипотека  өчен түләүне  вакытлыча туктатып  тору  мөмкинлеге дә бар”,– диде  Альфред Габдерахманов.

  Гуманитар  ярдәмнең  аерым хуҗалык мисалында оештырылуы “Игенче” җәмгыяте директоры  Алмаз Зарипов чыгышында  чагылыш тапты. “Тәнебез, җаныбыз белән тырышып эшләп йөрсәк тә, күңелебез hәрчак илебезнең тынычлыгын саклаучы махсус хәрби операциядәге егетләр янында. Алар матур тормыш өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп хезмәт итәләр. Биләмәбездәге өч авыл җирлегеннән 29 батыр егетебез махсус хәрби операциядә  катнаша. Без алар белән даими элемтәдә торабыз, үзләренә, гаиләләренә булдыра алганча ярдәм  итәргә тырышабыз”,– ди  ул.

    Бердәмлек таулар күчерә. “Игенче” җәмгыяте ярдәме белән операция зонасына озатылган төзелеш материаллары, техника кирәк-яраклары,  машина көпчәкләре (озак  саклана торган ризыклар,  маскировка  челтәрләре турында әйткән дә юк) барысы да егетләргә барып ирешә. Моның дәлиле –  алардан килгән

 смс хәбәрләр, командирларның рәхмәт хатлары.

 

  Соңыннан  семинар-киңәшмәдә катнашучылар республиканың барлык дәрәҗәдәге башлангыч ветераннар оешмаларына үз халкыңның тарихына, аның рухи-әхлакый нигезләренә, милли традицияләргә, гаилә кыйммәтләренә  ихтирам  хисе тәрбияләүне өстенлекле бурыч итеп санау, патриотик юнәлештәге программалар һәм проектлар эшләгәндә ветераннар берләшмәләренең дәүләт һәм  муниципаль хакимиятләрнең  коллегиаль һәм  киңәшмә органнарында катнашуын активлаштыру зарурлыгы турында  мөрәҗәгать белән  чыктылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев