Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Милли йолалар» конкурсыннан соң шәҗәрә фестивале старт ала

Узган атнада район мәдәният йортында «2023 – Милли мәдә­ният­ләр һәм Гореф-гадәтләр елы «уңаеннан Саба районы авыл җирлекләре һәм оешма-пред­­приятиеләре арасында­ уз­­ган фестивальгә йомгак ясал­­ды.

Узган атнада район мәдәният йортында "2023 – Милли мәдә­ният­ләр һәм Гореф-гадәтләр елы "уңаеннан Саба районы авыл җирлекләре һәм оешма-пред­­приятиеләре арасында­ уз­­ган фестивальгә йомгак ясал­­ды. Фестивальдә катнашучы­ларны район башлыгы Рәис Миң­не­ханов сәламләде һәм әлеге чараны оештыруда өлеше кергән һәр­кемгә тирән рәхмәтен җит­керде, призлы урын яулаган кол­лективларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Конкурска һәр коллектив зур җаваплылык белән әзерләнгән. Фестиваль барышында ел дә­вамында халкыбызның  50  йола-бәйрәме сәхнәләштерелгән, тамашачыларга татар, рус, удмурт халык йолалары  күр­сәтелгән. Районыбызга багышлап язылган җырлар да барланган. Бу конкурста  60 оешма-предприятие, учреждение һәм алардан 1450 кеше катнашып, чараны 4800 кеше тамаша кылган.

Концертның икенче өлешендә тамашачыларга фестиваль кысаларында иң яхшы чыгыш ясаган 6 коллектив үзләренең милли йолалар буенча әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Безнең коллектив “Саба дулкыннары” һәм район эчке эш­ләр бүлеге  хезмәткәрләре белән берлектә “Солдатка озату”  йоласын сәхнәләштергән иде. Фес­тивальдә район буенча 2нче призлы урын алуыбыз һәркайсыбыз өчен зур дәрәҗә булды. Гала концертта “Сабагаз” идарәсенең “Балага исем кушу”, Иске Икшермә авыл җирлегенең “Колядование”,  Район финанс-бюджет палатасы һәм ТР казначылык бүлегенең “Язгы чәчүгә төшү”, Иштуган авыл җир­легенең “Кыз бирү” һәм Эзмә авыл җирлегенең “Мунчала чыгару” йолалары да тамашачыларның көч­ле алкышларына лаек булды.

Әлеге чара Россиядә игълан ителгән 2024 - Гаилә елын ачып җи­бәрү буларак та әһәмиятле булды. Быел оешма-предприятиеләр арасында үткәреләчәк “Буыннар тарихы – гаилә ядкәре” дип исемләнгән шә­җәрә  фести­ва­лен­дә дә хезмәт коллективла­рына зур уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев