Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мин ОМОН булам”

Менә өченче ел инде Тимершык мәдәният йортында мәктәп балаларын җыеп, көч структуралары хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәләр. Быелгы чара Татарстанда барган эшче һөнәрләр елы һәм районыбызда гамәлгә ашырылучы Балаһөнәр проекты кысаларында оештырылды.

Бу юлы очрашуга Тимершыкның  үзеннән тыш, Мичән, Эзмә мәктәпләре укучылары чакырылды. Шулай  ук балалар бакчасына  йөрүчеләр дә  килгән  иде. “Әзерлекле кадрлар Татарстан буенча  алганда эчке эшләр бүлекләрендә дә, башка  структураларда да  җитми.  Шул  уңайдан алмаш тәрбияләү мәсьәләсендә  төрле юллар белән кайгыртыла. Балалар полициянең, янгын сүндерүчеләрнең, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  хезмәткәрләренең,  юлларда тәртип  саклаучыларның, коткаручыларның ничек, нинди  кораллар белән эшләүләрен, амуницияләрен    күрсәтү, хезмәтләре белән таныштыру өчен шундый  чаралар оештырыла. Очрашулар балаларга  киләчәктә  һөнәр сайларга ярдәм итәр һәм сәламәт  яшәү рәвеше алып барырга булышыр дип уйлыйбыз”,– диде эчке эшләр бүлегенең  шәхси состав белән эшләү буенча башлыгы Булат Сабиров...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев