Ел ярым чамасы элек танылган рәссам Файзрахман Камалов Миңгәргә кайтып төпләнеп, иске мәктәп бинасында остаханә булдырып, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Узган ялларда әлеге остаханәнең ачылыш тантанасы узды.
Тантанада Фәйзрахман Камаловның улы - Ильясның виолончель, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйнавы сокландырды. Ильяс Камал - яшь композитор, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы.
Шулай ук чарада кыл-кубыз һәм башка уен кораллары ясаучы Җәлил Вильданов, рәссам-якташыбыз Мөдәррис Минһаҗев, Шәүкәт Биктимеров кызы Гүзәл ханым катнашу бәйрәмгә нур өстәде.
Иске мәктәп бинасы рәссамнар һәр атнаның җомга көнендә,15.00 сәгатьтә мастер-класс үткәрә. Үзегез дә, балалар белән дә килергә мөмкин. Чара түләүсез.
Нет комментариев