Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңнеханов: Татарстан Саклану министрлыгының өлешчә мобилизацияләү йөкләмәсен үтәде

Шулай итеп, республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде.

Татарстан Россия Саклану министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәде, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шулай итеп, республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 28 октябрьдә саклану министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте. 

«Резервта торган 300 меңнән артык кеше белән гаскәрләрне өстәмә тулыландыру бурычы үтәлде. Безнең республикада гражданнарны мобилизацияләү буенча Саклану министрлыгыннан җиткерелгән йөкләмә дә үтәлде, –  дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. –  Республиканың Алексей Песошин [премьер-министр] һәм Рөстәм Нигъмәтуллин [аның урынбасары] җитәкчелегендәге чакырылыш комиссиясе шәһәр һәм район башлыклары җитәкчелек иткән муниципаль комиссияләр белән берлектә бик зур эш башкарды».

Соңгы атнада чакырылганнар хәзерге вакытта Казан югары танк команда училищесының хәрби частендә. Рөстәм Миңнеханов училище җитәкчесе Кирилл Кулаковка хәрби подразделениеләрне әзерләү, хәрби кием белән тәэмин итү һәм әзерлек эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев