Мишә авыл җирлегендә мобиль поликлиника эшли башлады
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә мобиль поликлиника эшли башлады

Мобиль поликлиниканың эше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча алып барыла.

Лесхоз бистәсендә 14 октябрьдән мобиль поликлиника эшли башлады. Төп бурычы -җирле халыкны диспансерлаштыру. Профилактик чаралар начар чирләрне иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметүгә китерә. Мобиль поликлиникада МКДЦ клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итәчәк.


Нет комментариев