Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан чалырга тиеш”

20 июль - Корбан бәйрәме. Мөселманнар өчен зур бәйрәм - Корбан гаете якынлаша. Изге бәйрәмебез алдыннан аның төп башкарыла торган йоласы - Корбан чалу тәртипләре турында Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Айнур хәзрәт, иң элек әлеге бәйрәмнең тарихын искә төшереп үтик әле...

- Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хәрмәтле дин кардәшләр. Аллаһ Субханә вә Тәгаләнең рәхмәтләре белән изге Зөлхиҗҗә аена да ирештек. Һәр елның шушы аенда һәм аның унынчы көнендә Раббыбыз безне изге һәм олуг бәйрәм белән сөендерә. Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихына килсәк, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне бөек сынауга тарта, аңа улын корбанга китерү бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәлам эшне Аллаһының ихтыярына калдыра һәм Аның әмерен үти башлый. Әмма, Галәмнәрнең Хуҗасы беркемнең дә корбан булуына мохтаҗ түгел, Ул бигрәк тә кеше үлемен теләми! Аллаһының әмерләрен итагатьлелек күрсәтеп үтәргә әзер булган һәм пычак белән үз улын чалам дип торган Ибраһим галәйһиссәламнең улы корбанлык малына алыштырыла, ә Ибраһим галәйһиссәлам тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкләнә, ул шулай ук бөек, мәртәбәле Пәйгамбәр булып китә. Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә. Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

- Корбан чалу кемнәргә тиеш?

- ­Иң беренче чиратта мөселман булган, акылга ия булган, балигълык яшенә җиткән, ирекле, сәфәрдә булмаган, нисаб күләмендәге малга ия булган кеше корбан чалырга тиеш. Быел Татарстанның Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисаб күләмен 36 000 сум дип билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең бөтен бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң, 36 мең сум ирекле акчасы калырга тиеш.

- Корбан чалу йоласы турында да аңлатсагыз иде, чалыначак малга да аерым таләпләр бар бит...

- ­Әйе, корбанга бары тик кәҗә, сарык, сыер, үгез, буйвол, дөя генә чалына. Башка хайваннар корбанга чалынмый. Сарык малы бер яшьлек яки бер яшьлек кебек таза, көр булса, алты айлык, сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга, бер күзе дә сукыр булмаска, аягы аксамаска, колаклары тулысынча киселмәскә, тешләре коелмаска, койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга, имчәкләре үз урынында булырга, талчыккан, хәлсез булмаска тиеш.

- Корбан чалу йоласы ничек башкарыла? ­

- Иң элек корбанлык малны тыныч кына чалынасы урынга алып килергә, газапламый гына сул ягына яткырырга, башын кыйблага борып куярга, арткы уң аягыннан кала өч аягын бәйләргә. Чаласы кеше ният әйтә: «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», дип, үткен пычак белән, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.

Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң, чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйча, йә булмаса, җае килмичә мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен садәка итеп өләшергә тиеш. Әгәр гаиләсенең хәле авыр икән, корбанны тулаем уз гаиләсенә генә дә тота ала. Корбанны 3 өлешкә бүлеп 1 өлешен үзенә, 1 өлешен якыннарына, калган 1 өлешен мескен факыйрьләргә өләшсә бигрәк тә күркәм булыр.

- Чалынган малның тиресен нишләтергә?

- Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү изге эш санала. Тирене сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң ­ әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып ­акчасын, йә йон килеш садәка итеп бирсәң – ярый. Корбан чалучы тәһарәтле һәм һичшиксез, госелле булырга тиеш.

Барлык райондашларыбызны да Корбан гаете белән тәбрик итәм. Чалган корбаннарыбыз Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешсен. Раббыбыз барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев