Монда фикер, монда уй-гамь, монда бар да хан, солтан
“Өлкәннәр” клубына – 15 ел
Дөнья гамьле очрашулар урыны
Вакыт дигәнең тиз үтә. Районыбызда эшләүче “Өлкәннәр” клубы оештырылган да 15 ел булган. Шау-шусыз юбилей уңаеннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бик эчтәлекле кичә оештырдылар. Иң элек барыбызның да теләген чагылдырган “Китмим әле яшьлегемнән” җыры яңгырады. Аннары “Өлкәннәр” клубының башында торучы Габит абый Фәрхетдиновка “15”ле саннары өстенә куелган шәмнәрне сүндерттеләр.
Байлар Сабасында һәрнәрсәгә үз фикере булган зыялы затны белмәгән кеше сирәк. Ветеринария табибы булып эшләгән елларында мал-туар асраган авыл халкына ярдәме күп тиде аның. Язучы булып та китте. Ике китабы дөнья күрде. “Чал ветеринар кыйссалары” Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында мал табибларын өстәлендә торырлык дип хезмәт дип бәяләнде. Авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсында да “Карачкы вакыйгасы” хикәясе белән җиңү яулады.
Ә моннан 15 ел элек ветераннар советы канаты астында эшләүче “Өлкәннәр” клубына нигез салып, тынгысыз җанлы ветераннар тормышына үзгәреш кертте. Алар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үзәк китапханәгә үзара аралашырга, "бет коеп кайтырга" (бу сүзне, берүк, уңай мәгънәдә кабул итә күрегез) килә. Күп яңалык ишетә, гомерен озайта. Чөнки аралашучан кешеләрнең озаграк яшәве фәнни исбатланган. Бу урында клуб тарихын газета укучыга Габит Фәсәх улының үзеннән ишеттерик әле. “Пенсиягә чыккач, мин 5 ел буе китап яздым. Аннары бушанып калдым да, ветераннар советы урнашкан бинага кереп, әңгәмә корырга ияләштем. Сөйләшеп, онытылып китәбез. Шуннан соң фикер туды: клуб, ягъни өлкәннәргә җыелу-сөйләшү урыны булырырга. Рәис Нургалиевичка да хат язылды. Идеяне ветераннар советы утырышына килгән Таһир Габдрахмановичка җиткердек. “Менә уку залы сезнең карамакта”, диде. Шулай башланып китте. Беренче утырышка Пенсия фондының райондагы идарәчесен чакырдык. Аңа сораулар күп булды. Гомумән, учреждение, оешма җитәкчеләрен тыңлау традициягә керде. Унбиш ел эчендә кемнәрне генә чакырмаганбыздыр”,– дип сөйләде ул. Чыннан да, клуб утырышлары бик җанлы үтә. Очрашуга килгән кешегә – җитәкчеме ул, китап авторымы, кызыклы шәхесме – һәркем үзен кызыксындырган сорауны биреп калырга тырыша. Илкүләм, дөньяви мәсьәләләргә дә еш кереп китәләр. Тыюлар юк, беркем дә үз фикерен көчләп такмый, һәркем үзенчә хаклы биредә.
Өлкәннәр китапханә коллективы белән аеруча тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Район, республика буйлап экскурсияләргә дә чыгалар. Мамадыш, Кукмара, Арча, Балтач музейларында булганнар, Казанга экскурсияләргә, спектакльләр карарга еш йөриләр. Тел саклау мәсьәләсендә борчылып Дәүләт Думасы депутатына, Дәүләт Советы Рәисенә, республика ветераннары оешмасына, татар зыялыларына ачык хатлар да юлладылар. “Иң зур үкенеч – башлангычыбызның авылларда, башка районнарга киң тарала алмавы. Эшчәнлегебезне яктыртып, республика матбугатына да күп язылды югыйсә. Никтер күтәреп алучы булмады”,– дип сүзен тәмамлады Татарстанда бердәнбер атна саен утырыш үткәргән клубның башында торучы.
Фәнил Мәүлетов.
Тулырак «Саба таннары» газетасы сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев