“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында уҗымнарны тукландыруга чыктылар
Хәерле сәгатьтә!
Районда 2025 ел уңышы өчен кыр эшләре башланып китте. Беренче булып басуга “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре чыкты. Механизатор Рәис Шакиров “Туман” агрегаты белән эшне күпьеллыкларны һәм көзге арышны минераль ашлама белән тукландырудан башлады. Ул гектарына физик авырлыкта 150 килограмм исәбеннән кертелә. Кырга ашламаны Илһам Әхмәтханов чыгара һәм төяп тора. Күпьеллыклар – 240, уҗым культуралары 40 гектарда тукландырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев