Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәрхәмәтле булыйк

Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасында “Мәрхәмәтле булыйк” девизы астында акция үтте. Зурлар төркеменә йөрүче балалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә кунакта булдылар.

Даша аларны бик шатланып ачык йөз белән каршы алды. Балалар Дашага үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, бергәләшеп җырладылар һәм Дашаны балалар бакчасына Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Даша да балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады һәм бик матур итеп шигырь укыды. Дашаны чын куңелебездән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев