Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МӘРХӘМӘТЛЕККӘ КҮЛӘГӘ ТӨШМӘСЕН

Районыбызда 1 декабрьдән кешеләрнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарны тагын да ныграк бирүгә юнәлдерелгән Инвалидлар ункөнлеге башлана.

Бу көннәрдә аларга игътибар, чыннан да, арта. Төр­ле чаралар, спорт  ярыш­лары, акцияләр уздыры­ла,  бушлай хезмәтләр тәкъ­дим ителә. Социаль хез­мәт­кәрләр  өйләреннән чыга ал­маучыларның яшәү  урыннарын тәртипкә китерә. Ин­валидларның тормыш шартлары өйрәнелә. Ункөнлектә  күздә тотылган  чаралар авыл җирлекләренә дә бурычлар   йөкли.

Инвалидлар берничә катего­риягә бүленгән. Физик мөм­кин­лекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә, башкалар  ярдәменә  даими  мохтаҗлар да  күп. “Аеруча  авыр хәлдәгеләрне исәптә тотсак, бездә инвалид балалар  200дән артык, I төркем статусы алганнар 261 кеше,– ди район инвалидлар оешмасы рәисе Мәгъсум Галиуллин. – Шуларның 200гә якыны төрле гигиена чараларыннан файдаланучылар. Әйтик, памперсны  сатып ала башласаң, караучыга  кыйммәткә төшә. Дәүләт урын өстендәгеләрне андый  әйберләр белән тәэ­мин итүне законлаштыр­ган һәм  финанс  базасы  булдырылган.  Гигиена, тер­нәк­ләндерү  һәм ортопедия ча­­раларына, колак аппаратларына һәм шундый кирәк-яракларга  хокуклыларга алар социаль иминият  фонды аша  җибәрелеп тора. Оеш­­ма тәэмин ителешкә  кү­зәт­челек итә,  контрольдә то­­­та, кем­гәдер барып  җитми икән, эзләп алу турында  кайгыр­та”...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев