Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нәфис” хәйрия фонды пенсионерларны кайгырта

Фонд бүләкләрен Лаеш, Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе муниципаль берәмлекләреннән, шулай ук Казанның Вахитов, Идел буе районнарыннан 3500 өлкән буын вәкиле алды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан алтын  яшьтәге  кешеләр “Нәфис” хәйрия фондының да кайгыртучанлыгын тойдылар. Фонд бүләкләрен Лаеш, Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе муниципаль берәмлекләреннән, шулай ук Казанның Вахитов, Идел буе районнарыннан 3500 өлкән  буын  вәкиле  алды. Пакетка көнкүреш химиясе – кер юу,  савыт-саба юу порошоклары һәм  сыекчалары,  сабын, коры  чистарту  чаралары  кергән.  Саба районында 1500 бүләкләр  җыелмасы мәгариф, мәдәният, спорт,  сәламәтлек  саклау,  социаль  яклау өлкәләрендә эшләгән пенсионерларга  бирелде. “Өлкәннәр  көнендә шулай  аерым  хөрмәтләгәннәре  өчен “Нәфис Косметик” компаниясе җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бик  күңел булды. Барлык  пенсионерларга  да  шулай кадер-хөрмәттә  яшәргә  язысын”,– диде  Олы Кибәче авыл  Советында  озак  еллар  бухгалтер булып эшләгән  Камилә Галимова.

Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә Дәүләт Думасы депутаты  Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылды. Фондның хәйрия акцияләрендә теләгән һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев