«Нәфис» хәйрия фондыннан чираттагы ярдәм
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстандагы директоры Роза Гильмурова Шәмәрдәндә булды һәм уллары (ирләре) махсус хәрби операциядә һәлак булган Никитиннар, Гыйльметдиновлар гаиләләренә көнкүреш химиясе, шулай ук азык-төлек продуктлары җыелмалары тапшырды.
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстандагы директоры Роза Гильмурова Шәмәрдәндә булды һәм уллары (ирләре) махсус хәрби операциядә һәлак булган Никитиннар, Гыйльметдиновлар гаиләләренә көнкүреш химиясе, шулай ук азык-төлек продуктлары җыелмалары тапшырды. Чарада башкарма комитет җитәкчесе урынсабары Марат Баһманов, авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев катнашты.
Кеше тормышында иң ачысы – бала хәсрәте. Күңелдә гомер буе төзәлмәслек яра ул. Уллары махсус хәрби операциядә һәлак булып, авыр хәсрәт кичерүчеләр арасында Гөлсинә һәм Дамир Гыйльметдиновлар да бар. Данилләрен югатканнарына инде елдан артты. “Аны Херсон ягына алып киттеләр һәм икенче линиягә керттеләр. Анда ничәдер ай булганнан соң алгы сызыкка күчерделәр.Узган елның 22 маенда телефоннан сөйләштек. Әни, без штурм группасы белән эчкәре керәбез. Тиз генә хәбәрем булмаса, борчылып тормагыз, мин бер айдан соң чыгам, диде. Өметләнеп көттек. Ләкин үз аягы белән чыга алмаган. Һәлак булган датасы – 1 июнь, 6 июльдә җирләдек. Бик авыр булды, өйләнергә җыена, фатир да алган иде. Улымны берни дә алыштыра алмый. Инде шунысы өчен бераз тынычланам, барырга кабере бар. Ярабби, мондый хәсрәтне башкаларга күрсәтмәсен”,– ди Гөлсинә. Данил хоккей спортын яраткан. Узган ел Шәмәрдәндә аның истәлегенә ярыш та үткәрелгән. Җирлек башлыгы Альберт Вәлиев турнирның быел да оештырылачагын әйтте.
Ирләрен югалтканнарга да тормыш алып бару авырайды. Елена Никитинаның пар канатсыз калганына ике ел була. “Сергей Сватово юнәлешендә хезмәт итте. Беренче елда телефоннан сөйләшә алмадык. Хәбәрләшү мөмкинлеге тугач, беркайчан да авыр дип әйтмәде. Зарланмады. Һәлак булганын дуслары аша белдем. Кайгымны җиңеләйтергә элекке хезмәттәшләрем – эзләү-коткару отряды егетләре, хәзерге эш урыным “Газпром”ның Шәмәрдән компрессор станциясе коллективы, комиссариат, социаль яклау бүлеге нык булышты. Хәзер дә район җитәкчелегенең ярдәмен тояп яшим. Сергей миңа бик авыр булганда төшемә керә. Янымда басып тора, елмая, әмма берни дә эндәшми”,– ди Елена Андреевна күз яшьләре белән. Тол ханым инде йөрәк ярасы белән яшәргә өйрәнгән. Хәзер аның ишегалдында Луганскида Сергейның сугышчан дусты булган Донбасс эте Лоба яши. Һавада каргалар өерен күрсә дә улый икән. Мөгаен, ул аларны дроннар дип күрәдер.
Татарстанда «Нәфис» фондыннан махсус хәрби опперация зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә, шулай ук I һәм II төркем инвалидлык алган сугышчыларның гаиләләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү башланды. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасы уртача алты айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасын алачак. Гуманитар җыелмаларның гомуми күләме – 465 тонна. Аны республиканың барлык шәһәр һәм районнарында гаиләләр ярдәм алачак.
Нәфис масштаблы хәйрия акциясен 2023 елның декабреннән башлап дүртенче тапкыр уздыра. Фонд һәр ярты ел саен СВОда катнашучыларның гаиләләрен база продуктлары белән тәэмин итә. Хәйрия акциясенең хәзер старт алган этабы йомгаклары буенча ике ел эчендә тапшырылган ярдәм күләме 1,5 мең тоннага җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев