“Нардуган” фольклор коллективы –Лесхоз картлар-инвалидлар йортында
Пенсионерлар һәр номерны алкышлап көтеп алдылар.
Кырбаш авыл клубының “Нардуган” фольклор коллективы Лесхоз картлар-инвалидлар йортында “Һәр яңа көнгә ышаныч белән” дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясады. Пенсионерлар һәр номерны алкышлап көтеп алдылар. Күңелле музыка, матур җырлар, уен-биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Үз аякларында йөри алганнар, урыннарыннан торып, безгә кушылып биеде. Соңыннан инвалид арбасында утыручылар да чын күңелдән булган рәхмәт хисләрен белдерделәр. Яннарында якын туганнары булмаса да, янәшәләрендә үзләре турында кайгыртучылар барлыгын тоюлары аларның тормышын күңелле итә. Картлар йортындагыларны җыр-моңнарыбыздан тыш, төрле тәм-томнар белән дә сөендердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                    
                                                    
                                                    
                                                    
                                                    
                                                    
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев