Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри осталык олимпиадасында Саба көллияте студенты җиңде

Булачак игенчеләр сыналды

Кичә Саба  аграр  көллиятендә “Авыл хуҗалыгы техникасын һәм  җиһазларын эксплуатацияләү-ремонтлау”, “Авыл, урман, балык хуҗалыклары”  белгечлекләре буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы үткәрелде. Максаты – иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, урта буын белгечләрен әзерләүнең сыйфатын арттыру, аларның һөнәри компетентлыгын алга таба камилләштерү, укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру, шул исәптән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне тәкъдим итү.  Олимпиада укучыларның мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә сәләтен тикшерүне,  бурычларны нәтиҗәле хәл итү сәләтен камилләштерүне,  фикерләү, эшчәнлекнең хаталарын конструктив анализлау сәләтен үстерүне, шулай ук студентларны алга таба һөнәри һәм шәхси үсешкә  кызыксынуны арттыруны күздә тота.

Олимпиадага Зәй, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Сарман, Арча, Чирмешән, Кукмара,Аксубай махсус аграр белем бирү  йортларыннан иң яхшы 9  студент килде.  Аларны дәрәҗәле  чарада катнашулары белән көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов тәбрикләде, хәер-фатихасын  бирде, сынауларны  уңышлы  узуларын,  һәркемгә  җиңү  теләде. Студентлар Сабага барысы да  шундый максат белән килгән. “Мине  ярышка мастер Нурсил  абый  Мөхәммәтов әзерләде. Быел технология техникумын тәмамлыйм. Башлангыч этапта  җиңүче буларак катнашам. Республика призеры да буласы килә. Һөнәрем буенча эшли башлаганчы  армиягә барырга  иде”,– диде Актаныштан Илфат Миргалимов. Саба  аграр  көллияте данын III  курста  укучы Балтач егете Фәнзил Хаҗиәхмәтов  яклады.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында  укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев