Нәүрүзгә һәм  ярминкәгә  килегез
Район яңалыклары

Нәүрүзгә һәм ярминкәгә килегез

Шимбә көнне, 16 мартта, Саба үзәгендә Язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме һәм ярминкә була. Әлеге чара төрле спорт ярышларын да үз эченә алган.

Бәйрәмдә катнашучыларны оешма-хуҗалыклар, сәүдә оешмалары алып  килгән күптөрле товар һәм продукция (ит, кәҗә,  сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам,  ашлык, ярылган утын һ.б.)  һәм күңелле тамаша көтә. Программага  16-17 төрле спорт уеннары кертелгән. Ботка-пылауларны да 6-7 урында пешерәчәкләр. Ярминкә –иртәнге  сәгать 8дә, Нәүрүз тамашасы 9да башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Фото: архив saby-rt.ru


Нет комментариев