Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Нургали кубогы Сабага кайтты

Узган атнада Кукмараның танылган спортчысы, гер күтәрү буенча Россия, дөнья чемпионы, шулай ук өстәл уеннарын да күп тапкырлар откан Нургали Шәфигуллин истәлегенә шашка турниры булды.

Нургали кубогы Сабага кайтты

Балалар һәм олылар арасында үткәрелгән ярышны ачу тантана сында районның спорт бүлеге башлыгы Илсур Кашапов, Нургали абыйның улы, килене, бәйгенең спонсоры Әлфия һәм Рөстәм Шәфигуллиннар катнашты. Ярышка Сабадан Хәмит Вәгыйзов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Шамил Галиев, Азат Әхмәтов, Илфат Ханнанов составындагы команда барды. Турнир зур исәп аермасы белән сабалылар файдасына төгәлләнде. Райондашларыбыз пьедесталның барлык призлы урыннарын (И.Ханнанов – I (8,5 очко), Нәзир Дәүләтгәрәев – II (8,5), Азат Әхмәтов – III (7 очко) яуладылар һәм Нургали Шәфигуллин турнирының Күчмә кубогын Сабага алып кайттылар. Ярышлардан соң үткәрелгән блиц-турнирда Хэмит Вагыйзов   җиңүче булды. Нәзир Дәүләтгәрәев – 2нче, Шамил Галиев 3нче урыннарны алдылар.Призлы урыннарны алучыларга Нургали абый рәсеме төшерелгән медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук медальләр барлык катнашучыларга да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев