Өлешчә мобилизациядән бронь булу-булмауны белү тәртибе турында билгеле
Район яңалыклары

Өлешчә мобилизациядән бронь булу-булмауны белү тәртибе турында билгеле

Хезмәткәрнең өлешчә мобилизациядән азат итә торган бронь бармы-юкмы икәнен предприятиенең хәрби-хисап өстәлендә һәм кадрлар бүлегендә белеп була.

Бу турыда якшәмбе көнне Объясняем.рф порталы хәбәр итте.

«Хезмәткәрләрнең броне турындагы мәгълүматны предприятиенең хәрби-хисап өстәлендә (кадрлар бүлегендә) алырга мөмкин», диелгән порталның Телеграм-каналында.

Броньның вазифага беркетелүе аныклана, ә конкрет кешегә түгел. Әгәр дә хезмәткәр эштән китсә яки бронь булган вазифасыннан күчерелсә, ул мобилизацияләүдән кичектерү хокукын югалтачак.

 

Чыганак: Татар-Информ.


Нет комментариев