Өлкәннәр көне белән!
Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын райондашларыбыз! Өлкәннәр көне уңаенннан безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә хөрмәтебезне белдерәбез. Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмадыгыз. Яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да сезгә таянабыз. Сез үзегез, сез туплаган бай тәҗрибә безгә бик кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз. Һәммәгез дә иминлектә, күңел җан тынычлыгы белән, якын кешеләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев