Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

       Өлкәннәр көне уңаеннан 30 сентябрь  көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында “Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелләрдә яшьлек уты гөрләсен” исемле өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

       Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.

       Әлеге чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасына һәм “Лукоз Саба” җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев