Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада өлкәннәр өчен «Алтын еллар» проекты старт алды

Билгеле булганча, Татарстанда өлкән буын гражданнарының ак­тив ялын оештыру системасын алга таба үстерү, аларның тормыш активлыгын арттыру, түгәрәкләр, секцияләр, клублар челтәрен ки­ңәйтү максатларында «Алтын еллар» проекты эшләнде.

  Программа  халыкның гомер озынлыгын арттыруга да булышлык итәр дип көтелә. 2024 елда проектка пилот мәйданчыклары сыйфатында Саба муниципаль районы кушылды. Лесхоз бистәсе мәдәният йортында әлеге проект нигезендә ”Оста  куллар” түгәрәге эшли  башлады.  Аны Гөлүсә Зиннәтуллина  алып бара. Түгәрәккә Лесхоз картлар-инвалидлар  йортында тәрбияләнүчеләр дә яратып йөри.

“Алар нигездә кул эшләре белән шөгыльләнәләр, шулай ук кулинария ризыклары  да әзерлиләр. Кыш көннәрендә СВОда катнашучыларга җибәрү  өчен җылы оекбашлар да бәйлиячәкләр.  Түгәрәккә Лесхоз апалары да тартыла”, – диде мәдәният йорты директоры Гөлназ Зиятдинова.

 

фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев